вторник, 17 мая 2016 г.

     
     Фатих Кәрим – әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе. Үзенең әсәрләрендә ул халык иҗатына еш таяна. Үз халкының рухи ихтыяҗларын тирән аңлау сәләте анда менә шуннан килә. Ф. Кәрим балачактан ук халык иҗатына, ата-бабаларыбыз традицияләренә, халкыбызның гасырлар буенча килгән гореф-гадәтләренә тирән хөрмәт рухында тәрбияләнә. «Миндә әдәбият белән кызыксыну әтием үлгәч, әнием миңа елый-елый «Сак-сок» бәетен укыган чакларда туды һәм миндә әдәби әсәрләр иҗат итү теләге уянды», - дип яза ул үзе бу турыда. Ф. Кәрим халык җырларыннан илһам ала, аларны иҗади өйрәнә һәм үзенең иҗатында файдалана. Бу 30 нчы еллар башында ук язылган «Чайка башыңны» дигән кавалеристлар җырыннан яхшы күренә. «Кыңгыраулы яшел гармун» әсәрендә ул халык лирикасына якын тора. «Бизәкле ал яулыгы» шигырендә ул халык җырларында кулланылган «ал яулык» образына шигъри мәгънә биреп, туган җиргә булган иң изге хисләрен укучыга җиткерә ала. Шагыйрь үзе дә җырлар яза. «Көтәм сине», «Кайтыр әткәң», «Кемгә сөйлим серләремне», «Кала яшьлек», «Син еракта» җырлары халык җырлары булып китә. Ф. Кәримнең иҗатында борынгы жанрларның берсе – әкиятләр элементлары да уңышлы кулланыла. Ул мәкальләр һәм әйтемнәрне дә чама белән бик оста куллана. Шагыйрь иҗатында сугыш фаҗигасе. 1941 нче ел… Сандугачлар сайрап торган июнь аеның 22 нче таңы. Бөек Ватан сугышы башланды. Халык белән беррәттән, язучылар да сугышның алгы сафында булдылар. Ватан өчен изге көрәшкә күтәрелгән кыю кешеләр арасында рядовой солдат, шагыйрь Ф.Кәрим дә бар иде. Ф. Кәрим Бөек Ватан сугышына рухи яктан югары дәрәҗәдә үскән, ныгыган шагыйрь булып килеп керде. Ул сугышның беренче көннәрендә үк, халыкны бердәм көрәшкә чакырып, ялкынлы шигырьләр иҗат итте. Аның һәр шигырендә җиңүгә ышаныч, фашизмга чиксез нәфрәт, Туган илгә мәхәббәт яңгырый. Аның шигырьләрендә җырланган җиңүгә тулы ышаныч гади бер өмет кенә түгел, кешенең хаклыгын, көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч иде.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм…
дип язды ул «Ант» шигырендә.
     Шагыйрь газиз Ватанны, нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә. Ана, бала, Туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә, җиңүгә чакыручы символга әвереләләр. Солдат азат аналар һәм бәхетле балалар өчен, туган җирнең иркен көне өчен утка керә.
     Ф. Кәрим гитлерчы фашистларның ерткычлыкларын, вәхшилекләрен үз күзләре белән күрә һәм үзенең поэзиясендә фашизмны фаш итә.
Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк! – дип яза ул.
     Фашизмның ерткычлыгы, кешенең илбасарларга карата сүнмәс нәфрәте «Партизан хатыны» поэмасында көчле чагылыш тапкан. Шагыйрь партизан хатыны образы аша хатын-кызларның авыр сугыш елларындагы сабырлыгын, сафлыгын, намуслы булуларын гәүдәләндерә. Партизан хатыны туган җиренә, иренә тугрылыклы булып кала. Мәнсез немец партизан хатынына әйтеп-аңлатып булмый торган фаҗига китерә: ул, сабыйның күкрәгенә хәнҗәр кадап, ана кулыннан каерып ала. Бу хәл аны тетрәндерә, ул баласына таба үрелә. Аның күзләрендә – үч, ачу. Никадәр авыр булса да, хатын сатылу хурлыгына төшми, намуслы үлемне сайлый, төнбоеклар арасында, улы янында җан бирә.
Авыр сугыш елларында хатын-кызлар, балалар ачы язмышка тап булдылар. Хатын-кызларның җилкәсенә бөтен тылдагы авырлыклар, газаплар ятты. Сугыш меңнәрчә балаларга ятимлек, сагыш алып килде.
     Ф. Кәрим поэмаларының күпчелегендә фашистларның ерткычлыгы турында сөйләнә. Аларда җинү шатлыгы тойгысы. «Гөлсем» поэмасында фашистлар Гөлсемне төрлечә мәсхәрлиләр: доктор улының канын суыртып ала, баланың тиресен туный, ахырдан офицер буйсынмас Гөлсемнең озын чәч толымнарын кисеп ала. Соңыннан кыю Гөлсем аны шул ук толымнар белән буып үтерә. «Өмет йодызы» поэмасында дошманның бер авылның барлык кешеләрен сарайга ябып утта яндырырга җыенуы турында сөйләнә. Кызыл гаскәр килеп житкәндә, сарайның тимер ишеге бикле, ә ишек төбендә чиләк белән бензин, каплы шырпы ята. Ф. Кәрим бу чорда чәчмә әсәрләр дә яза:
     «Разведчик язмалары» һәм «Язгы төндә» исемле ике повесть иҗат итә. Бу әсәрләрендә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш темасы - батыр совет сугышчыларының җанлы образы чагыла.
     Ф. Кәрим Ватаныбыз алдында торган бөек бурычны үтәүдә үз каләме белән зур өлеш кертергә омтылды. Бөек Ватан сугышы чорында аның иҗаты үзенең иң югары ноктасына күтәрелде һәм сугыш фаҗигасен, аның халыкка, тормышка зыянын җырлады. Аның җырлары көрәш җыры булып яңгырады. Туган илгә, туган халыкка булган мәхәббәт Ф. Кәримгә бетмәс-төкәнмәс көч бирде, аны үстерде.
     Ф. Кәрим поэзиясе – якты, саф һәм патриотик тойгылар поэзиясе. Ул бай, күпьяклы татар поэзиясендә иң күренекле урыннарның берсен тота. Аны халык мәңге онытмаячак! Аның батырлыгы безнең күнелләрдә мәңге сакланачак!